ӨС-БАШ җый. и. Өскә кигән кием, өс киеме (баш һәм аяк киеме белән бергә). Әстерханнан менеп килә торган Кавказ-Меркурий пароходының беренче классында килә торган юлчы ‒ Тарабаров исемле бер бай ‒ өстенә-башына бик яхшы киенгән бер кеше белән белешләнгән. Г.Камал. Килене кай арададыр торган һәм, нәрсәгәдер хәзерләнеп, өстен-башын киенеп куйган иде. А.Шамов. Килгәндә, күрәсең, кырыкмаса-кырык егылгандыр, өсте-башы кар гына... Г.Гобәй ◊ Өс-баш ясау Өскә кияргә кием-салым булдыру. Менә инде ничә ай булды, фатир өчен бер тиен түләгәне юк. Өс-башыбызга бер тиенлек нәрсә ясаганы юк. Г.Камал. Өс-баш ясыйсың, берәр тибәсең, карасаң, кесә тагы саеган. Г.Ибраһимов |