ӨС и. 1. 1) Нәрсәнең дә булса өслеге. Диңгез өсте тип-тигез, шоп-шома, бөтен җир йөзенә җәелеп яткан бер гаҗәеп көзге шикелле күренә иде. Ф.Әмирхан. Бөтен дала өсте су сибеп катырган кебек бозланып ялтырады, җир өстендәге үлән юеш кар белән сыланып туңды. Г.Ибраһимов. Малайлар, аның калкып чыгуын көтеп, су өстенә карап тора башладылар. И.Гази

2) Нәрсәнең дә булса югары өлеше. Аларның ишекләренең өсләренә тактага эре итеп ул бүлмәдә тора торган атның, сыерның яше, караучысының һәм савучысының исеме язылган. М.Гали. Менә асты таш, өсте агач булган ике катлы йорт. Ш.Мөдәррисов

3) Нәрсәдән дә булса югары урнашкан пространство, ара, шуның турысы. Бөтен диңгез өсте үзенә бер төрле тонык яктылык белән яктырды. Ф.Әмирхан. [Пароход тавышы] Тимеркүк белән юыртып барган юлчыларыбыз өстеннән каты яңгыратып үтеп, арттагы кечек урманның куакларында югалды. Г.Ибраһимов. Илсөяр будкадан чыкканда, яңгыр туктаган, җил тынган, бөтен күк йөзен каплап торган калын, кара болытлар үз эшләрен бетереп, Агыйдел өстеннән киткәннәр иде инде. Г.Гобәй

4) Берәр нәрсәнең тышкы ягы, тышкы өлеше. Булган кадәрлесе дә бик зәгыйфь вә күбесенең комедия икәнлеге өсләренә шулай дип язылып куелганлыктан гына беленәдер. М.Гали. Йөк машиналарыннан башка тагын полк миномётлары дивизионы, аннары өсләре брезент белән ябылган машиналар да әледән-әле узып китәләр. Г.Әпсәләмов

5) Сөтнең өстендә җыела торган куе, майлы утырмасы. Кичә аның артыннан ук нәүрәпкә төшкән идем, ни күрим, кара чүлмәктәге сөтнең өстен эчкән дә чыккан. А.Шамов. – Атна буе җыйган сөт өстен әрәм иткәннәр, – диде әнисе ачулы тавыш белән. Д.Аппакова. Өсте алынмаган сөткә азрак су кушып кайнатып чыгаралар да алдан чистартып юган дөге ярмасы салалар. Татар халык ашлары

6) Капкач. Нәфсем төшеп, калын бер мичкәнең Өстен ачып, эчтем чүмечләп. М.Җәлил

7) Гәүдәнең кием киелә торган тышкы ягы. Көзге суык пычракларда яланаяк, яланөс, балчык эчендә бата-чума, безнең отрядка патроннар ташып йөрдең. Ш.Камал. Ачлык елда авылны ташлап, ире, бала-чагалары белән калага күчкәч тә, тамагы ашка, өсте киемгә туймады. Г.Ибраһимов. Алтыпочмаклы өй салып җибәрә, каралтылар торгыза, өс киемнәрен, өй җиһазларын өр-яңадан алмаштыра, балалары укырга керәләр. Г.Әпсәләмов

8) Берәүнең кигән киеме, кигән кием-салым. Әйдә, сал өстеңне. Г.Камал. Матур уйлар белән өенә кайтты, өстен чишенде дә юынды. Ш.Маннур. Суга манып алган төсле Була аның бөтен өсте, Трибунадан төшкәндә. З.Мансур

9) Авыл хуҗалыгы эшләрен белдерә торган сүзләрдән соң килеп, «шуларны эшләү вакыты, чагы» мәгънәсен белдерә. Бервакытны шулай сабан өсте, Кырда бергә сабан сөрәбез. Һ.Такташ. Бу минутларны ул бик сагынып, бик зарыгып көткән иде бит: урак өстеннән бирле, урман буенда күргәннән бирле... Г.Бәширов. Ягъни җәй көне миңа да чүп утарга һәм печән өстендә аш әзерләп торырга туры килде. Х.Ширмән

2. с. мәгъ. Өске, югарыда булган. Афишалар зур хәрефләр белән өс яктан кызыл, астан яшел буяу белән басылган булып, афишаларның урта бер җирендә ике буяу салават күпере төсләре шикелле бергә кушылып киткән иделәр. Ш.Камал

Өс бөтен «Тиешле киемнәре бар, киемнәре җитәрлек» дигән мәгънәне белдерә. [Фатыйма:] Бүтән малайларның аларның нәрсә: тамаклары тук, өсләре бөтен. И.Гази. Өскә атлану Кешегә салыну, үзенең эшен, авырлыгын, мәшәкатен башка берәүгә йөкләү. Әле укырга кермәс борын шул тамаша өскә атланырга тора бу, ә укый башласа нишләр бу, дим. Г.Ахунов. Өстә калмау 1) Бурыч түләнеп бетү. [Хафиз:] Менә тиреләрне генә тапшырып кайтыйм, барыгызга да түләрмен. Минем өстә калмас. Ә.Фәйзи; 2) Нинди дә булса әйтәсе килгән сүзне җиткерү. Минем өстә калмасын, әйтим: Ковнога тукталып, вокзал площадкасына төшкәч, без аның белән тагын очраштык. Г.Гали. Өсте тәти, асты тәпи Тыштан гына матур күренгән әйбер турында. Өсте тәти, асты тәпи. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә