ӨРФИЯ и. фар. 1. 1) Бик юка, үтәкүренмәле челтәр тукымадан һ.б.ш. ясалган япма

2) күч. Нәрсәнедер биләп алган, каплап, чорнап, өртеп торган уйдырма пәрдә, томан һ.б. Гадәттә болай була: кайгылы кешеләр бүгенгедәй матур көнне дә үзләренчә моң өрфиясе эчендә килеш күрәләр. Ш.Рәкыйпов

2. с. мәгъ. Челтәрле итеп бәйләнгән; бик нечкә. Сылу тәненә сыланып торган өрфия күлмәк кигән Наилә бу кичәдә сусылланып пешкән җиләкне хәтерләтте. М.Әхмәтшина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә