ӨРҮ II ф. 1) Һава агымын куу, һаваны хәрәкәткә китерү, куып күчерү. Тышта тавыш-тын юк, караңгы, йомшак кына җил өрә. Ш.Камал. Моң гына сызгырып, көзге җил өрә. А.Шамов. Җәйләр үтәр, көз җитәр, Кырда салкын җил өрер. Ә.Ерикәй 2) Кая да булса салкын һава керү, үтәли җил барлыкка килү. Муртайган бүрәнә ярыкларыннан, сыланмаган тәрәзәләрдән будка эченә җил өрә. Г.Гобәй. Һичбер ярык калдырмыйча, бик тыгыз ябылган тәрәзәдән дә җил өргәли. Кызыклы физика 3) Авыздан көчле һава агымы чыгару. Аптыраган, тәмам канатлары сынган ана, яшь каен чаукасы кебек сыгылып, үле баласын вагон бәдрәфенә алып кереп бикләнде һәм шашкан күзләр белән сабыйның кара көйгән иреннәренә авызын куеп тын өрә башлады. А.Хәлим. Карчык, дога укып, Нурсөянең битенә өрде. Н.Гыйматдинова 4) Һава тутыру, эченә һава агынтысы җибәреп кабарту. Унбиш минуттан соң без, елгага төшеп, [резин] көймәне өреп тутырдык. Ә.Айдар. Сабын куыгы өреп ясагыз һәм аңа карап торыгыз ---. Кызыклы физика 5) Тынлы музыка коралында тавыш барлыкка китерү өчен, авыздан аңа һава агынтысы кертү. Быргысына ул бер өрсә, әлегә беркайда да ишетелмәгән, әлегә беркем дә белмәгән моңлы һәм дәртле көйне уйнап җибәрә, ди. А.Алиш ◊ Өреп кабартылгандай (кебек) к. өреп тутырылгандай (кебек). Штанга күтәрү буенча дөнья чемпионы, өреп кабартылган кебек гәүдәле Жаботинский сурәтен ул елларда күпләр белә иде. М.Галиев. Сары чәчен чүмәлә кебек итеп өйгән, өреп кабарткандай ап-ак битле, ярымшәрә утырган хатын: – Бездә андый нәрсә юк, – диде. Ф.Чанышева. Өреп очырган кебек к. өреп очырган шикелле. Өреп очырган шикелле Бик зур тизлек белән. Хәкимҗан шундук өреп очырган шикелле юк булды. Г.Бәширов. Өреп очыру Юкка чыгару. Мин аның барлык гаепләүләрен йон урынына өреп очырдым, әмма шулай да, иптәшемнең йөрәгемә төбәп аткан угы үзенең ярасын калдырды. А.Шамов. Өреп очырырлык Бик аз, бик вак, бик кечкенә нәрсә турында. Бүгенге көндә өйдә өреп очырырлык ризык заты юк. М.Хәсәнов. Өреп тутырылгандай (кебек) Таза, тулы яки нык кабарып, күпереп торган гәүдә, әгъза һ.б.ш. турында. Кызыксынып китеп, Алгай күз кабаклары өреп тутырылгандай кабарган шакмак гәүдәле бер кеше янында тукталды. М.Әмирханов. «Кырык яшькә безнең кебек булыр әле», – дигәннәр иде сүз арасында өреп тутыргандай таза гәүдәле акушеркалар. Идел. Өреп чыгару Берәр җирдән бик тиз, бик җиңел генә куып чыгару. Тизрәк эшләрем генә бетсен, аннан ары мин сезнең барыгызны да ничек итеп өреп чыгарырга белермен. Г.Камал. Алар [олы малайлар] яр башында мүк тәмәкеләрен пыскытып тордылар-тордылар да бәләкәчләрне дегеттәй кара судан өреп чыгардылар ---. А.Гыйләҗев. Өреп эчә торган Бик сак эш итә торган. Шуннан соң инде ул, үз теле белән әйтсәк, салкынын да өреп эчә торган булып калган. Г.Минский. Өрмәгән җиргә утыртмау к. өрмәгән урынга утыртмау. --- Өрмәгән җиргә дә утыртмам. А.Шамов. Өрмәгән урынга утыртмау Кемгә дә булса бик нык кадер-хөрмәт күрсәтү. Үзеңне өрмәгән урынга утыртмас идем. Ә.Айдар. Өрсәң очып китәрлек Бик нык ябык һәм арык кеше турында Өрә башлау Өрергә керешү. Тышта шактый гына салкынча икән, өрә башлады. Г.Камал Өрә тору Һаман өрү. Эт өрә тора, бүре йөри тора. Мәкаль Өрә төшү Бераз өрү; тагын да өрү Өреп алу Бераз гына өрү. Варис папирос утына өреп алды. Х.Камалов. Аскы иренен алга сузып, шул тыңлаусыз чәчләренә әледән-әле өреп ала. С.Зыялы Өреп җибәрү Кисәк өрү; өрә башлау. – Укып чыктык, Гәүһәр апа. Бик күңелле китап! – диде алдан кергән кыз һәм күзенә төшкән чәч бөтеркәсен өреп җибәрде. А.Тимергалин Өреп карау Өреп тикшерү; өреп маташу, өрү белән тәэсир итәргә тырышу. Рәшәткәләр буядым! Яңгыр килеп юып карады. Кошлар килеп кунып карады. Җилләр килеп өреп карады. Р.Фәйзуллин. Сакланып кына бер кураны кисеп алды. Чиерткәләп, өреп карады. Р.Хафизова Өреп кую Кинәт, бераз, бер мәртәбә өрү. Әткәй дә, җылы өйгә килеп керүе белән, ух дип кулларына өреп куйды. Ә.Еники. Битараф бер кыяфәт белән елмая төшеп, авызыннан төтен өреп куйды Сталин. Р.Мөхәммәдиев Өреп тору Туктаусыз, даими өрү. Торсын иде җил өреп ватык тәрәзәдән! А.Гыйләҗев. Җилкәннәреңә һәрчак шәфкатьле җилләр генә өреп торсын. А.Хәсәнов Өреп яту сөйл. к. өреп тору. Нинди гыжлаган тавыш анда? Курай? Нәрсә анда курай өреп ятасыз? И.Юзеев |