ӨРҮ I ф. 1) Өзек-өзек тавышлар чыгару (эт, төлке һ.б.ш. тур.). Эттән күреп көчек өрә. Мәкаль. Әле бер, әле икенче колагын шомрайткан эт нигәдер өрмәде, иренеп кенә күзен ачты да кире йомды. Н.Гыйматдинова. Бәладән котылдым, дип уйлап та өлгермәдем, койма буйларында эсседән иренеп, әлсерәп яткан әнчекләр минем кыяфәтемне күреп алдылар, артымнан өреп чаба башладылар. Ә.Айдар

2) күч. гади с. Тиргәшү, әрләшү, орышу; әшәке сүзләр әйтү, кычкыру; урынсызга бәйләнү. Бер-ике өреп, ниндидер сүзләр әйтеп үтте. М.Гафури. Бик күп өрсәң, эте бар, диярләр. Г.Ибраһимов. Меньшевик Семёновлар, уңмаган умартачы этләре шикелле, бушка гына өреп сару кайнаталар. Ш.Камал

Өрә башлау Өрергә тотыну. Без флигельгә якынлашканда, арттан бик калын тавыш белән эт өрә башлады. Ш.Камал. Әйдүк йокы аралаш сүзен кайдан башларга белми торганда, урамда Караборын ачы-ачы өрә башлады, һәм тәрәзә алдында ике күләгә күренде. Һ.Такташ

Өреп алу Бераз гына өреп туктау. Авылның төрле урыннарында сирәк-мирәк кенә, иренеп кенә этләр өреп ала. А.Шамов. Берара этләр өреп алгалый, тонык кына итеп, кар шыгырдап кала. Ә.Гаффар

Өреп җибәрү Кинәт өрә башлау. Ул тагын да колак йоннарын үрә торгызып өреп җибәрде. Һ.Такташ. Гали абзыйлар турысына җиткәч, Сарбайлары өреп җибәрде. Г.Әпсәләмов

Өреп калу Өрүен дәвам итү; өрергә өлгерү. Без барабанны кагып үткән саен, Шушы капкадан бер өреп кала ---. М.Җәлил. Кыз сарайга йөгерде, аның артыннан һау-һаулап каравыл этләре өреп калды. М.Хәбибуллин

Өреп кую Кисәк кенә бер тапкыр өрү. Эт, ниһаять, үзенә эш чыкканны күреп, матур өреп куйды. Г.Гобәй. Ачык капкадан бер эт йөгереп чыкты да аяк астында буталырга тотынды, чананы иснәштергәләде дә, малайга карап, юаш кына өреп куйды. Ә.Гаффар

Өреп тору Бертуктаусыз өрү. Әле һаман да өреп торасыңмы? Ш.Камал. Ул шулай кычкырып, колак төбендә өзлексез өреп торыр өчен генә туган кебек. Л.Лерон

Өреп яту сөйл. к. өреп тору. [Диләфрүз:] Бурзай булсагыз, өреп кенә ятар идегез. Т.Миңнуллин. Читтә өреп яткан һәр көчеккә каршы таш ыргытып булмас. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә