ӨРТҮЛЕ с. Капланган, өсте нәрсә белән булса да каплап куелган. Яшел яфрак белән өртүле чыршылар, каеннар да Торалар тик кенә... М.Гафури. Сыек кына томан белән өртүле диңгез өстендә очынып йөргән акчарлакларның гыйгылдап көлгән шикелле үткен һәм күңелне кытыкландыра торган тавышлары, диңгез өстендә асылынып торган әллә нинди тылсымлы сарайдан ишетелгән шатлыклы шаркылдауларына охшый иделәр. Ш.Камал |