ӨРТҮ ф. 1) Каплау, өстенә ябу. Чыдамсыз бер кием ул Җанны өрткән! Г.Тукай. Кар чикмәне хәзер җитми Кырның коңгырт кара тәнен өртергә. М.Җәлил 2) күч. Каплап китү, берәр нәрсәне үз ышыгында калдыру, аның әһәмиятен калдырмау 3) күч. Чынын, асылын берәр нәрсә артына яшерү Өртә башлау Өртергә керешү Өртә килү Электән үк, гел өртү Өртә төшү Бераз өртү; тагын да өртү Өртеп бетерү Бар җирен дә өртү, барысын да өртү Өртеп җиткерү Тулысынча өртү, тиешле дәрәҗәдә өртү Өртеп китү Тәмам өртү Өртеп кую Өртеп әзер хәлгә китерү. Әйтерсең аны зәңгәрсу төстәге бик юка, бик җиңел пәрдә белән генә өртеп куйганнар. Г.Әпсәләмов Өртеп тору Хәзер өртү; вакытлыча өртелгән хәлдә тоту; даими өртү |