ӨРТЕЛҮ ф. 1) Берәр нәрсә белән каплану, томалану, биләп алыну. Бүлмәм бүген гөлгә өртелгән. М.Җәлил. Иртәнге томан белән өртелеп, таудан Хәлидә төшә иде. Н.Гыйматдинова. Томанга өртелгән Темза буендагы соры Лондон калка. Казан утлары

2) иск. Киенү. Асыл киемнәргә өртелеп, Атлас ефәкләргә төренгән. М.Гафури

3) күч. Берәр сәбәп, сылтау, гамәл һ.б.ш. белән аклану, шуның артына яшерелү. Еллар буенча кабилә, ыруг пәрдәсе эченә өртелеп, җир-су өчен, җәйләү өчен, ил өстендә баш булу өчен дәвам итеп тә җеназа сәбәбеннән тышкы ягы капланган дошманлыклар ‒ һәммәсе бәреп өскә чыкты. Г.Ибраһимов

4) күч. Кешенең йөзендә, чыраенда нинди дә булса хис-тойгы беленү, чагылу. Бу сүзләрдән Карлыгач-Сылуның кара туткыллы сылу йөзенә, нечкә хәсрәт пәрдәсе белән өртелгән матур, кара күзләренә нур чәчелде. Г.Ибраһимов. Ниндидер бер җансыз җитдилек белән катып калган йөзе аз гына сагыш белән өртелгән. Ә.Еники

5) күч. диал. Яшеренү, качу. Таш шулай шайтан эчендә өртелә... Бездә шул «йолдыз ату» дип йөртелә. Ш.Бабич. Мин монда вакытлыча кеше сүзеннән өртелеп торыр өчен генә килгән идем; шулай ук бәласеннән өртелер өчен китәм дә. М.Фәйзи

Өртелә бару Торган саен ныграк өртелү

Өртелә башлау Әкренләп өртелү

Өртелә килү Электән үк, гел өртелү

Өртелә төшү Бераз өртелү; тагын да күбрәк өртелү

Өртелеп бетү Бар җире дә өртелү, барысы да өртелү

Өртелеп җитү Тулысынча өртелү, тиешле дәрәҗәдә өртелү

Өртелеп калу к. өртелеп китү

Өртелеп килү к. өртелә килү

Өртелеп китү Капланып калу, берәр нәрсәнең ышыгында калу, әһәмияте бетү

Өртелеп тору Әлегә өртелгән хәлдә булу; даими өртелү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә