ӨРПӘК и. 1) иск. Өчпочмаклы яулык. Башындагы кызыл өрпәген арттан бәйләгән чандыр гына бер кыз, алгы машинадан җитез генә сикереп төшеп, шлагбаумны ачмакчы булган иде, Шәрипов аны коры гына кисәтеп куйды. С.Рафиков

2) диал. Гомумән яулык. [Бүләк итеп] карчыграк хатыннарга өрпәк бирәләр. К.Насыйри



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә