ӨРЛЕК и. 1) Идән, түшәм һ.б.ш.ны күтәреп тору өчен, очлары ике як диварга яки нигезгә беркетелгән агач, тимер яки бетон борыс. Тал ярый дип, тал кисмәгез, Тал ярамый өрлеккә. Җыр. Сүзнең шул җирендә тукталып, ул өрлеккә үрелде һәм нәрсәдер куптарып авызына капты. Ә.Фәйзи. Менә өрлеккә асылган үлчәү көянтәсе әле бер якка, әле икенче якка атынгалап торды да тынып калды. Г.Бәширов

2) Корылманың атламасын (кайчысын) тотып тора торган аркылы борыс. Ләкин чирек сәгатьтән авыл буйлап коточкыч кара хәбәр йөгерде: Ихсан үз лапасларының өрлегенә асылынып үлгән... М.Мәһдиев. Лагерьдан килеп җитә алган хатларымны әни җыя барган, аларны кайсын кайда: мич арасында, лапас өрлегенә кыстырып куеп яшереп тоткан. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә