ӨРКҮ ф. 1) Кисәк килеп чыккан берәр нәрсәдән яки нинди дә булса тавыштан куркып китү, куркып китеп, берәр хәрәкәт ясау, читкә тайпылу; чыгымчылый башлау һ.б. (хайваннар тур.). Комбатның колоннага орыныр-орынмас барган аты, нидәндер өркеп, читкә тайпылды. Г.Бәширов. Аның тавышыннан хәзер генә сыерлар өркеп качалар, балалар үкереп елап җибәрәләр. А.Шамов. Ат өркеп читкә тайпылды, ләкин Гали абзый дилбегәне нык тоткан иде. Г.Әпсәләмов 2) Нәрсәдән дә булса курку, каушау. Җәһәннәмнән өрекми, өтермәдән курыкмый. И.Гази. Куркак кешеләр куркып өркәләр. М.Гафури. Өрекмә, сакчы фәрештәләрең баскан эзләреңә канатын җәяр, бәпкә. Н.Гыйматдинова. Чукындырылудан өркегән халыкның хөкүмәткә бернинди ышанычы да калмаган, билгеле. С.Алишев Өркә башлау Өркү гадәте барлыкка килү Өркә төшү Бераз өркү; тагын да ныграк өркү Өркеп йөрү Озак вакыт, күптәннән бирле өркү Өркеп калу Нинди дә булса бер вакыйгадан соң өркә торган булу. Хәтәр минутта өркеп кала торган булмасыннар. И.Гази Өркеп китү Кинәт өркү. Ул арада атлар, өркеп китеп, аны ике арба арасына китереп кыстылар. А.Шамов Өркеп тору Хәзерге вакытта өркү; бераз вакыт өркү. Беләсеңме нәрсә, Гөлнарый җан, мин өркебрәк торам. Ә.Айдар |