ӨРКЕТҮ ф. 1) Куркыту, куркытып читкә тайпылдыру (хайваннарны). Килде чыкты бер заманны Чын бүре, куй өркетеп. Н.Исәнбәт

2) сөйл. Гомумән куркыту, курку хисе уяту. Баскынчылар әүвәлгечә бездән хәрам мал көтә. Табан ялап, сый куймыйбыз, аларны шул өркетә. Р.Шәфи. Учакка табан турыласа, я кунакны өркетер. Н.Гыйматдинова. Хәтта төрлечә җәзалаулар да аны өркетмәгән. Татарстан яшьләре

Өркетә башлау Өркетергә керешү. Сакманов, Башорин, Ваһапов кебек китларны өркетә башларга кирәк дип саныйм. Вакыт җитте аларны селкетергә. Т.Галиуллин

Өркетә тору Еш кына, гел өркетү. Уйдырмалар белән башкаларны өркетә торгач, үзе шүрләп калган. Ш.Галиев

Өркетә төшү Бераз гына өркетү; тагын да ныграк өркетү

Өркетеп алу Аз гына өркетү; бер мәртәбә өркетү

Өркетеп бетерү Тәмам өркетү

Өркетеп җибәрү Уйламаганда, кинәт өркетү. Алар, отрядны кырып бетереп, терлекләрне куып китәргә, иң кимендә, аларны таркатып, өркетеп җибәрергә --- тиешләр иде булса кирәк. А.Шамов

Өркетеп кую Алдан ук, көтелгәннән алда өркетү

Өркетеп тору Даими, берөзлексез куркыту. Абзасын гел өркетеп тормакчы булган. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә