ӨРКӘЧ и. 1) Кайбер хайваннарның аркасында май туплана торган бер яки ике зур оры. Бер дөядә ике өркәч, бере шилсә, беренең көче юк. Табышмак. Тычкан шул арада анда йөгергән, монда йөгергән дә, кинәт Дөя өстенә атылып менеп, өркәченең башына ук менеп утырмасынмы? Г.Дәүләтшин 2) күч. Тау өстендәге текә калкулык. Еракка, бик еракка чаклы сузылган ул тауларның эреле-ваклы өркәчләре арасыннан, яртылаш әлсерәгәндәй булып, төнге агачлар сузылып калалар. Ф.Хөсни. Тармак-тармак Урал өркәчләре каралып күренә. Г.Якупова |