ӨРКӘК с. 1. 1) Курка торган, өркә торган. [Шиһап:] Менә шулай кирәк. Нигә өркәк ат кебек, ирләрдән өркеп, урамның икенче ягыннан китәргә. М.Гафури. Өркәк ат яугирне хурлыкка калдыра, ә Кылкөлтә һичбернидән курыкмый. З.Мурсиев 2) сөйл. Куркак табигатьле, характерына куркаклык хас булган, кыю булмаган. – Кара-кара, өркәк адәм баласы түгел бу! – диде Ялмавыз. Әкият. Ул минем хыялымдагы күз күтәреп карарга да ояла торган, өркәк, нәфис Газизә түгел инде. Д.Булатова 2. и. мәгъ. Шундый кеше. Син һаман да шул өркәк икәнсең әле. А.Гыйләҗев |