ӨРЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. өрү II (2–4 мәгъ.) 2) Һава тулып кабару, күләме зураю (куык, шар хасил булу). Бака күпме өрелсә дә, үгез булалмый. Мәкаль. Рус мәүлүде үтеп китте, көннәр суык. Колакларда, борыннарда өрелә куык. Г.Тукай 3) сөйл. Кабару, шешү. Халикъ бу вакытта икмәкнеме, балыкнымы ‒ кайсындыр күбрәк алу сәбәпле, бер як урты тавык күкәе хәтле өрелгән иде. Ш.Камал 4) Тулып пешү, тулышу. --- янып утырган тәмле чияләр хәзер өрелеп, каралып баралар. Г.Ибраһимов Өрелә бару Вакыт узган саен ныграк өрелү Өрелә тору Торган саен өрелү. Бик өрелә торгач, синнән матуррак егетләр дә әйләнеп төшкәлиләр. Ф.Әмирхан Өрелеп алу Бераз вакытка өрелү. Минһаҗетдин үзендә көч барлыгын сизенеп,--- ата күркә шикелле бер өрелеп алды. К.Тинчурин Өрелеп китү Кинәт өрелә башлау. Яңакларының өрелеп китүеннән, күз карашының сүрәнләнеп калуыннан Рәфис әйткәннәр белән килешмәве ярылып ята иде. А.Вергазов. Яңа урынга әле үзе дә, күңеле дә урнашмаган бер мизгелдә, бу сөйләшүдән бераз бушанып, күңеленең кайсы почмагынадыр өмет җылысы өрелеп киттеме? М.Әхмәтшина Өрелеп җитү Тиешле күләмдә кабару Өрелә төшү Беркадәр өрелү Өрелеп тору Өрелгән, тулы, кабарган хәлдә булу; хәзерге вакытта өрелү. Өрелеп торган җиңел күлмәкле, биек итеп өеп куйган кабарынкы чәчле, кара күзле бу кызчык баянчыны вальс уйнарга өйрәтә. К.Тимбикова |