ӨРЕК и. 1) Гөлчәчәклеләр семьялыгыннан көньякта үсә торган җимеш агачы; абрикос. Ул олпат өрек агачы ихатасыннан чыгып ярты урамны күләгәләгән йорт каршында кискен сулга борылды. А.Хәлим. Госпиталь бакчасында үсеп утырган өрек, чия агачлары ап-ак чәчәккә күмелгән. Ә.Айдар

2) Шул агачның каты төшле сусыл җимеше. Өлгергән өрек

3) Шул агачның төшләре алынмыйча киптерелгән җимеше. Кияү егетләре чикләвек, өрек белән чаршау сүтекләренә төзәп ата башлыйлар. М.Фәйзи. Атланмай, бал, әйбәт бодай икмәге, сельпо кибетеннән алдырган өрек, хәтта телемләп кисеп куйган сыр да бар иде. Ә.Еники. Өрекне берничә кат юып, шикәр белән кайнап торган суга салалар һәм өрек йомшарганчы кайнатып суыталар. Татар халык ашлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә