ӨРДЕРҮ II ф. 1) Күрек яки башка берәр нәрсә ярдәмендә һава өрү, һава агымы юнәлтү. Шикләнмә, авызымнан ут өрдертергә мин аждаһа түгел. Н.Гыйматдинова 2) тех. Һава агымы белән берәр өслекне яки куышлыкны чистарту. Өрдерү краны. Өрдерү клапаны Өрдерә башлау Өрдерергә тотыну. Бабай, җирдән икенче бер озынча тимер алып, мичкә күмер салды да мех белән өрдерә башлады. Г.Гобәй. – Хәзер, менә болай итәбез аны, – дип, төтенлеген алып килде дә, кабызып җибәреп, өрдерә башлады. В.Нуруллин Өрдерә тору Берәр эш барышында яки ул башланганчы өрдерү. София Палеолог ире йөрәгенә үрләгән утлы нәфрәткә җил өрдерә торды: – Литвадагы киявебез Александр да бик вәгъдәсез кеше булып чыкты. Равил Вәлиев Өрдерә төшү Бераз өрдерү Өрдереп җибәрү Кинәт кенә өрдерү; билгеле бер моментта, җае белән өрдерү. Иртәнге якта бар кешене мәйданга кудылар, анда, кызыл байраклар болгап, җиз торбалар уйнатып, кайнар нотыклар сөйләп, мичне өрдереп җибәрделәр. Ф.Бәйрәмова Өрдереп карау Өрдереп тикшерү. «Сухой закон» көннән-көн корылана бара. Хәзер райком кешеләре дә ГАИ инспекторы кебек өрдереп карыйлар. К.Кәримов Өрдереп тору Даими рәвештә өрдерү. --- тимерне кып-кызыл итеп кыздыру өчен, аны утлы күмер өстендә тотарга, өстәвенә әле тимерче күрегеннән бик нык һава өрдереп торырга кирәк. Г.Бәширов. Аяктан егарлык итеп җил исә, ниндидер торбадан безгә генә өрдереп торалар диярсең. Ә.Гаффар Өрдереп утыру Өрдерү белән мәшгуль булу; озаклап өрдерү. Ягъфәр чишмә янына килеп җиткәч күргән: юлдан аз гына читтә, чишмә янында бер карт учак ягып, шуны кул күреге белән өрдереп утыра икән. З.Зәйнуллин |