ӨРӘҢГЕ и. 1. бот. Чаганчалар семьялыгыннан Европа, Азия һәм Төньяк Америкада таралган, аерчалы киң яфраклы агач үсемлек; чаган. Дистәләрчә хуторларны азат иткәннән соң, элмә, өрәңге һәм башка шундый яфраклы агачлар белән капланган шушы биеклектә туктады. А.Шамов. Корыч кебек өрәңгеләр, Имәннәр утыртырга. Ә.Ерикәй. Чаган, өрәңге янындагы алмагач беркайчан да мантый алмый. А.Хәлим

2. с. мәгъ. Шул үсемлекнең үзагачыннан ясалган. Өстәлдә бүтән берни дә юк, ипи заты да, сөт-мазар да күренми, алай да дәү-дәү өрәңге кашыклар чуен белән авыз арасында тиз-тиз йөреп торалар. А.Гыйләҗев. Тау башыннан без дә кайтабыз: кичке аш инде казаннан табакка бүленгән, сәкегә киҗе ашъяулык җәелеп тәлинкәләр тезелгән, өрәңге кашыклар таратылган. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә