ӨРӘК и. 1) Хорафат карашлар буенча, үлгән кешенең башкаларга күренә торган рухы, чалымы. Һәр кече атна кич Әсманың өрәге ишек алдыбызга килә, бик хафалый. Ф.Әмирхан. Я йөриме буш каберләрдән терелгән бер өрәк? Н.Исәнбәт. Нурсөя кычкырып-кычкырып догаларын укырга кереште. Ләкин өрәк килә дә килә иде. Н.Гыйматдинова 2) күч. кимс. Артык ябык яки бик ямьсез кеше яки хайван турында. Бай дигәч тә бик исләре киткән, аның кеше чыкмаган өрәк шикелле кызын, бүләге дә булмагач, шайтаным ала, улым, син дә бер дә хафаланма! Г.Камал. Бу өрәк атка кем шундый хурлыклы исем биргәндер, ул кадәресен Газинур белми иде. Г.Әпсәләмов ◊ Өрәге каты Кырыс, каты холыклы. Картның өрәге бик каты иде. Кияү буласы кешенең хуҗалык итү сәләтенә ышанмаса, гүпчи тузгытып ташларга да күп алмас. Г.Бәширов. Өрәге качу Куркудан-нидән каушап калу. Өрәге кубу к. өрәге качу |