ӨНДӘҮЧЕ и. 1) Җыелышка, кунакка һ.б.ш. чакыручы кеше. Авазның беренче дулкыны урамнарга сыеша алмыйча авыл өстендә чарпышып барганда, йомшак һаваны тетрәтеп, өндәүченең соңгы сүзләре шыңгырдап куйды: «Һәй, җыенга!» Г.Бәширов 2) этн. Кияүне кыз куенына керергә чакырырга җибәрелгән кеше. Яхшы бер ат җигеп, кияү егете белән икәве бер чанада килделәр, никах укылганчы, шул өндәүче өендә калачак, аннан кыз катына киләчәк. Г.Ибраһимов 3) Берәр фикергә кушылырга чакыручы, берәр эшкә җәлеп итәргә, этәрергә тырышучы. Хак, кулга-кул сузып, дустанә-тату яшәргә өндәүчеләр дә бар, әмма кылыч белән бәхәсне хәл итүчеләр дә ишәеп китте. М.Хәбибуллин |