ӨНДӘ’Ү II и. 1) Чакыру эше, чакыру гамәле. Монда әле генә өндәүдән йөреп кайтты. Г.Камал. Ләкин аның бу өндәве ‒ өметсез өндәү, ул боларның нинди дә булса булышлык күрсәтүенә үзе дә ышанмый. Г.Нигъмәти. Инде җыелышка өндәүгә килгәндә, революция елларыннан бирле ул барында зур җыелышның җыелганы юк иде. Г.Бәширов 2) Өндәүчеләр. Акча алынды, мәһәр килешенде, шимбә көн туйга килергә дип, бу яктан өндәүләр барып кайтты. Г.Ибраһимов. – Гади җыен кунаклары гына түгел, алдан ук өндәү җибәрелеп чакырып куелган, җыенның түрендә утыра торган төп кодалар инде болар, – диде. М.Гали |