ӨНДӘ’Ү I ф. 1) Нинди дә булса эш-хәрәкәт башкарырга үгетләү, чакыру, тәкъдим итү. Хәзер кешеләрне радио аша Фән-белемгә таба өндибез. М.Гафури. Хәзер исә ул урамның нәкъ уртасыннан киерелеп атлый, бөтен халыкны патша төшерергә, патша хәтле патшаны бәреп төшерергә өнди! Г.Бәширов. Хезмәт дәресләрендә укучыларын олы тормышка әзерли, мөстәкыйль, эшчән булырга өнди. Мәгърифәт 2) Берәр рәсми оешмага керергә үгетләү. Колхозга өндәгән җыелышларда беркайчан да каршы әйтмәс, берәүгә дә каты бәрелмәс иде, ди. Г.Бәширов. Аның җиле Ибрай әнисенә дә – Ибрайны Тимур командасына өндәп йөргәндә, улын яклап калган анага да килеп бәрелде. Г.Гобәй 3) Берәр динне кабул итәргә чакыру; дәгъвәт кылу. Җир йөзендә «азган» кешеләрне Дингә өндә, күрсәт туры юл! М.Гафури. Ләкин Мөхәммәднең исламга өндәве белән Чыңгыз ханның басып алулары арасында аерма шактый зур. Р.Батулла 4) Үзеннән алда килгән исемнең мәгънәсенә бәйләнешле рәвештә, кемгә дә булса тегеләй яки болай эш итәргә кушу, чакыру. Шул көнне булган сугышта кызыллар отрядларын көрәшкә өндәп, үлем кырларында хатын-кыз тавышы яңгырады. Һ.Такташ. Ул шигырьләр ‒ һәрберсе дә дип әйтерлек демократлык трибунасыннан торып, наданлыкка, караңгылыкка каршы һәм уку-укытуга өндәп язылган прогрессив характердагы шигырьләр. М.Гали. Җырлаганнар бертуктаусыз, – Ялны белмәгәннәр, Дошманнарга каршы барысын Яуга өндәгәннәр. Ә.Исхак 5) Кая да булса чакыру. Ләкин аш пешерүче җиңгиләр, орышып-орышып, кешеләрне ашка өнди башладылар. Ш.Камал Өндәп алу Бераз гына өндәү Өндәп йөрү Гел өндәү; барысын да өндәү. [Маһруй:] Бүген, гимназиядән чыкканнан бирле, менә Галиев белән кунак өндәп йөрибез. Ф.Әмирхан. Кешеләрне шулай өндәп йөри, Өндәп йөри тыныч яшәргә. Р.Назаров Өндәп карау Өндәп маташу, өндәргә тырышу. --- [кайнанасы] бәддога белән дә куркытты, кешеләрдән оялырга да өндәп карады, үлгәндә бәхиллегемне бирмәм, дип тә какшатырга тырышты, ләкин боларның берсе дә Сәкинәгә тәэсир итмәде. Ә.Еники. Балыклы күл авылыннан агай-энеләре килеп, Нурулладан аерылып кайтырга өндәп тә карадылар, яшертен яучылар да йөрде. А.Гыйләҗев Өндәп килү Күптәннән бирле, эзлекле рәвештә өндәү. --- һәрчак аны халыкның беренче тапкыр кузгалышын күргән әнә шул онытылмас мизгелдә туган тойгылар кыю булырга өндәп киләдер. М.Галиев. Билгеле, кечкенә чагыннан ук балаларын мөмкин кадәр күбрәк укырга өндәп килгән әнисе авызыннан мондый сүзне ишетүе җиңел булмады Саниягә. А.Фәлах Өндәп тору Һәрвакыт, даими рәвештә, бертуктамый өндәү. Тик күңел һич тынычлык бирми, сугыш башыннан бирле һаман тарта, һаман өндәп тора. Г.Бәширов. Әйтерсең аны ниндидер шайтан изге ниятләренең гел киресен эшләргә котырта, яманлык эшләргә өндәп тора. Р.Габделхакова Өндәп чыгу Һәркемне, рәттән, берсен дә калдырмыйча өндәү Өнди башлау Өндәргә керешү. Назимов үзен лейтенант дип атаган бер егет белән дуслашты, аны бергә качарга өнди башлады. Г.Әпсәләмов. Демобилизация башлангач, Прокопьевск шахталарының берсеннән вәкил килеп, солдатларны эшкә калырга өнди башлады. Г.Галиев Өнди бирү Бернигә карамый өндәү. Ә үзе ярдәмгә ашкынган муллаларны алга өнди бирде ---. З.Зәйнуллин Өнди тору Башка эш-гамәлгә керешкәнче яки шуның белән беррәттән өндәү. Әйтегез бөтен мөәзиннәргә: манарадан кычкырып, гелән халыкны чакырып, өнди торсыннар. Р.Батулла |