ӨНӘ’Ү ф. гадәттә юкл. форм. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса яратып кабул итү, уңай мөнәсәбәттә булу. Әмма өниме ул аларны, әллә өнәмиме, егетне кызыксындырган сорау җавабын көтә иде: нишләп үсемлекләрне бары тик алар чәчкә аткан чорда гына кырау суга? А.Хәлим. Мөгаен, хуҗабикәнең әмер-боерыкларын өнәмидер. Н.Гыйматдинова 2) Нәрсәне дә булса ярату, ошату (ашамлык тур.). Аннары Марат ул кәбестә шулпасын бик үк өнәп тә бетерми. Г.Гобәй. Бичара, ят ризыкны өнәмәде, иснәде дә, борыны кытыкланып, өч тапкыр төчкерде. Н.Гыйматдинова 3) диал. Сизү, тану, абайлау. Тиз генә өнәмәү 4) диал. Кайда да булса ияләнеп, нигезләнеп яшәп китү Өнәми башлау юкл. Өнәмәү сизелү; күңелгә ятмый башлау. Чегән җырчыларының артык үксүен өнәми башлыйсың. Тышкы калтыраудан бигрәк, тирәндә – җанда булырга тиеш тетрәнү! Ш.Галиев. --- Сталин соңгы вакытларда күбрәк Маленковка ышанган, күбрәк аны үзенә якын тоткан, ә менә Молотовны нигәдер өнәми башлаган, имеш. Ә.Еники Өнәми йөрү юкл. Шактый вакыт өнәмәү Өнәми тору юкл. Бераз вакыт өнәмәү Өнәп алу Тиз арада өнәү, тану. Атласов райбашкарма комитеты председателе Фәрит Яһүдин икәнен шунда ук өнәп алды. С.Рафиков Өнәп бетермәү юкл. Яратмау, күңелгә хуш килмәү, хупламау. Шумбутский исә моны өнәп бетермәде булса кирәк, тирән сулап, урындыгында боргаланды. М.Насыйбуллин. Канәгать аталы балаларны бик өнәп тә бетерми. А.Хәлим. Бер-берсенә шырпы капларыдай охшаш күпкатлы йортларда яшәүчеләр аны бик өнәп бетерми. Ф.Латыйфи |