ӨН IV и. Җирдә берәр хайванның үзенә яшәү өчен казып ясаган чокыры, оясы. Әрлән өненә печән-салам күп ташыса, кыш салкын булыр. Сынамыш. Аюларның өне актарылды, Бүреләрнең юлы бозылды. Ә.Ерикәй. Газинур аны яз көне беренче тапкыр өненнән чыгучы аюга охшатты. Г.Әпсәләмов

2) күч. Сугышта дошманның качып яткан урыны; аның туган җире, туган иле; үз территориясе. Ташкын булып бара безнең һөҗүм, Актарыла фашист өннәре. Ш.Маннур. Кайткан идек тар-мар итеп Дошманны үз өнендә. Ә.Исхак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә