ӨН III и. Нинди дә булса тавыш, аваз. Кара урманнардан бер өн килә, Аккош тавышына охшатам. Җыр. Көй пристаньнардан яулык селкеп калучы кызлар кебек, яшьлек өннәре белән яңгырый, таң җиленә селкенгән арыш башаклары төсле шаулый ---. К.Нәҗми. Язгы өннәр, язгы тавышлардан Яңрап тора урман, күл. С.Гәрәева ◊ Өне киселү Тавышы бетү. Шуның аркасында аклар батареясының өне киселде. К.Нәҗми. Өне кысылу Тавышы чыкмау. Җөмәдиләүвәл шулай гына әйткән иде, Сәфәрнең өне кысылды! Ник бер генә сүз әйтсен. Ш.Камал. Өне тыгылгыры тирг. Елаган балага яки нәрсәдән дә булса риза булмыйча тавышланган кешегә карата әйтелә. Өнең чыкмасын! «Дәшмә, тик тор!» мәгънәсендә |