ӨН II и. 1) Сулыш, сулыш алу. Баланың өне бармы?

2) диал. Аң, һуш

Өне алыну Бик нык курку, кот алыну, кот очу. – Зираттагы нәрсәләргә тимиләр, бала! – диде Нурсөя, өне алынып. Н.Гыйматдинова. Өне качу к. өне алыну. Өнгә килү Нинди дә булса көчле тәэсирдән соң бераз вакыт үткәч, тирә-юньне абайлый башлау, аңга килү. Бераздан соң өненә килгән кеше шикелле, [ул] ак чәчләрен эчкә тыгып, яулыгын рәтләп бәйләде. М.Гали. Өн керү Курку бетеп тынычлана башлау, җан керү. Өн китү Нинди дә булса көчле тәэсирдән аң китү, аңгыраю, миңгерәү. Өне киткән вак буржуй халкы банк ишегенә барып тыгылды. З.Фәтхетдинов. Өнне алу Бик нык куркыту. Өннән язу Һуштан язу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә