ӨН I и. Төшкә капма-каршы буларак чынбарлык, реальлек; төш-саташу түгел, хыял түгел. Бераздан соң гына мин бу вакыйганың кадерле төш кенә түгел, бәлки кыйммәтле өн икәнен аңлап ала алдым. Ф.Әмирхан. Юк, Шәмсия, өн бу, өн!.. Т.Гыйззәт. Өммегөлсем алты төн һәм алты көн эссе табада кайнаган май шикелле куырылды, саташуыннан өн белән төш бергә буталды. А.Хәлим

Өнме, төшме? Бик нык гаҗәпләнгәндә яки көтелмәгән хәл булган вакытта әйтелә. Я ходай, бу өнме-төшме? Бу түгелме әнкәсе? Н.Исәнбәт. Давытны эзләргә дип, номерга кереп барса, баскычтан нәкъ моның каршысына Гөлбикәнең төшеп килгәнен күреп, Сәхип шаша калды, башта күзләренә ышанмады: «Бу нәрсә? Төшме, өнме?» Г.Ибраһимов. Өнемдә түгел, төшемдә дә күргәнем юк Бер дә, беркайчан да күргәнем юк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә