ӨММӘТ и гар. 1) Нинди дә булса бер динне тотучы, бер пәйгамбәр өндәгән диндә булган кеше; бер динне тоткан, бер диндәге халык. Барысы да Мөхәммәд өммәтеннән. И.Гази. Кайда, кайсы дини өммәттә бар бу кадәр Китапка сәҗдә кыйлу?! А.Хәлим. Аннан элекке пәйгәмбәрләр дә ураза гыйбадәте кылган һәм өммәтләренә дә шуны киңәш иткән. Мәгърифәт 2) иск. Милләт 3) Зат, токым, кавем. Җен өммәтеннәнме, адәм өммәтеннәнме? |