ӨМЕТСЕЗЛЕК и. 1) Киләчәккә ышанмау, алдагы тормышны, тирә-яктагы барлык нәрсәне начар дип күрү халәте. Өмет белән өметсезлек арасында күренә. М.Гафури. Минем йөрәгем өметсезлек газабы белән түгел, иҗат шатлыгы белән дулкынлана. Ш.Камал. Әйе, күпчелек очракта безнең газиз җаннар һәммәсен кире кагарга тырышу, өметсезлек һәм дөреслекнең барлыгына ышанмау хисе белән тулган. Идел

2) Берәр эшнең уңышлы чыгуына өмет булмау. Өмет урынына өметсезлек күңелдәге хәят вә тойгылар урынына бушлык китерделәр. Ф.Әмирхан. Ул минутта Гаязның йөзенә чыккан өметсезлек, таянычсызлыкка карап елыйсым килә иде минем. М.Әмир. «Барыбер минеке түгел» дигән өметсезлек күз алдына кара пәрдә корган иде. Н.Гыйматдинова

Өметсезлеккә бирелү к. өметсезлеккә төшү. Өметсезлеккә бирелеп, кул кушырып утыру безнең халыкка хас түгел. Ватаным Татарстан. Өметсезлеккә салу Өметен бетерү, өметсез итү. Үкенечләр, сызланулар бүгенге зыялыны да сәяси битарафлыкка китергән, өметсезлеккә салган... Кызыл таң. Өметсезлеккә төшү Ышаныч бетү, киләчәккә берәр нәрсәнең булуына ышанмый башлау. Халык тәмам өметсезлеккә төште. М.Галәү. Үзе яна, көя, өметсезлеккә төшә, кайбер чакта бик зур дәрт вә һәвәс илә дә керешеп, өмитенең якынаюын да хис итә башлый иде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә