ӨМЕТСЕЗЛӘНҮ ф. 1) Өмет итми башлау, ышанычны, өметне югалту (кеше тур.). Тукта әле, мин ни өчен бу кадәр өметсезләнәм, ни өчен мин бу кадәр кайгырам? Г.Камал. Һәрхәлдә өметсезләнергә ярамый, кулда нинди чара булса, шуны хутка җибәрәсең. Ш.Камал. Анда да түзгән ул, өметсезләнмәгән. А.Әхмәт

2) Начар якка үзгәрү, уңышлы булуына өмет кимү (хәл, ситуация һ.б. тур.). Ә бүген, көннән-көн хәлләре өметсезләнә барган шартларда әлеге «халыкның» үзләрен кара җәяүгә калдыручыларны яклап тавыш бирергә өндәп йөрүләре ‒ чып-чын абсурд. Р.Зарипов

Өметсезләнә бару Вакыт үткән саен, өметсезлеккә ныграк бирелү. Салихның тавышы өметсезләнгәннән-өметсезләнә барды: – Их, югалган булса иде ул башта ук! Н.Әхмәдиев

Өметсезләнә башлау Өметсезлек барлыкка килү. Әнә шундыйлардан берәү өметсезләнә башлый, әкрен генә әйтеп тә ташлый: – Сөйгән корабыбыз, «Челюскин»ыбыз, су төбенә китте, димәк, безнең экспедициябез шуның белән бетте, – ди. А.Алиш. «Байлар фиргавеннән туганнар бит алар, һөнәрле яшь егетләрнең кадерен беләләрмени!» – дип өметсезләнә башлаганда, аның ниндидер бер танышы мине Якимовлар пароходына машинист ярдәмчесе итеп урнаштырырга сүз биреп китте. Г.-Х.Садри

Өметсезләнә төшү Беркадәр өмет, ышаныч югалу

Өметсезләнеп бетү Бөтенләй өметсезләнү

Өметсезләнеп йөрү Шактый вакыттан бирле өметсез булу. Хат булмагач өметсезләнеп йөргәндә, бу ике хат, посылка минем өчен никадәрле күңелле булуын сез белмисез. Ф.Сафин

Өметсезләнеп утыру сөйл. Шактый вакыт өметсезләнү. Балалык, малайлык барыбер үзенекен итте: яшьлеккә озак кайгыру, өметсезләнеп утыру хас түгел бит. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә