ӨМЕТСЕЗ с. 1. 1) Берәр эш-хәлнең ахыры уңыш вәгъдә итми торган, ышаныч уятмый торган. Батырхан иптәш, безнең эшләр шулай бөтенләй өметсезмени соң? Г.Ибраһимов. Сәгыйтьнең йөзенә карагач ук, эшнең өметсез икәнен төшенеп алдым. А.Шамов

2) Дәвалап булмый торган, үлүгә йөз тоткан (авыру кеше тур.). Әнинең бөтенләй өметсез бер хәлгә төшүе мине дә өйгә кайтырга мәҗбүр итте. М.Гафури

3) Бөтенләй өмете югалган, өмет чагылмый торган. Сөләйман абзыйның бу кыска сүзе үзенең өметсез яңгырашы белән мине аптыратып калдырды. Ф.Әмирхан. Тегеләр капчыкларыннан консерва, икмәк, шикәр чыгардылар да, хозяйкага тагын бер өметсез караш ташлап, ашарга җыендылар. И.Гази. Соң ишеттең бит, өметсез кеше шушылай дип язамыни? Г.Бәширов

4) күч. гади. с. «Начар», «юньсез» мәгънәсендә тиргәү сүзе буларак кулланыла. [Вәлия:] Өметсез! Шулкадәр иткән яхшылыкларның кадерен белми, нинди явызлыклар эшләп йөри. М.Фәйзи. – Кабергә кергәч инде безгә җир, – дип куйды бер өметсезе. И.Гази

2. рәв. мәгъ. Нәрсәгәдер өмет багламыйча. Өметсез яшәү кыен

Өметсез шайтан Нинди авыр хәлләргә төшкәндә дә өметне өзәргә ярамауны белдерә. Шунда да, хатын, өметсез шайтан, мин үзем бу турыда күптән уйлап йөрим йөрүен, син караштыргала әле, араларында вәгъдә-мәгъдә барын белеп булмасмы. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә