ӨМЕТЛЕ с. 1. 1) Өметләндерә торган, ышанычлы. Шуның белән бергә әллә нинди өметле хәбәрләр дә сөйләнә башлады. Г.Ибраһимов. Җиңүле үткән еллар, Өметле барыр юллар. Ә.Ерикәй. Яшьләр – җирне, күкне мирас итеп алып кала торган өметле кешеләр кирәк. А.Гыйләҗев 2) Эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәсендә киләчәктә зур уңышлар көтәргә ышаныч уята торган. Тулаем коллектив турында шуны әйтергә кирәк: театр өметле яшь көчләрне берләштергән. М.Җәлил. Чехов «Елак», «Неврастеник»ларны язу белән бергә, әсәрләрендә кайбер өметле карашларын да күрсәткәли. Г.Нигъмәти 3) Киләчәктә уңай нәтиҗә бирү ихтималы зур булган; киләчәге уңыш белән бәйләнгән. Бәхетле аның кулы, Өметле аның юлы. Ә.Ерикәй. Киләчәккә өметле уйлар уятты. Һ.Такташ. Я, Степан Андрееч, бүгенге породалар ни сөйлиләр, өметлеме? А.Әхмәт 2. рәв. мәгъ. Ышанып, өмет белән; уңай бәяләп. Гали абзыйның болай да чандыр йөзе тагын да ябыккан, кылыч борыны да юкара төшкән кебек, әмма йомшак соры күзләре әүвәлгечә күңелле һәм өметле карыйлар. Г.Әпсәләмов. Һе, бик өметле әйтә икән алайса, бәрәкалла, бик ышанычлы әйтә икән... Г.Бәширов. Әлбәттә, безнең алда бик зур эшләр тора, ләкин киләчәккә өметле карыйбыз. Ә.Еники |