ӨМЕТЛӘНҮ ф. Нәрсәгә дә булса ышанып тору, ышанып көтү; өмет итү. --- бераз акча эшләп булмасмы, дип өметләнгән идем, булмады. Т.Гыйззәт. Эчтән генә, яшерен генә Хәлидә дә егеткә өметләнгән, әмма качкан кыланып, эзләттереп, үз бәясен күтәргән. Н.Гыйматдинова. Сөмбел 30–40 яшьләр тирәсендәге ир-егетләр белән танышырга өметләнә. Татарстан яшьләре Өметләнә башлау Өмет барлыкка килү. Бу юлы аңа эче авыртадыр сыман тоелды, һәм ул авырту көчәймәсме дип өметләнә башлады. М.Твен. Кыска гына сораулардан торган юллар шигырьдәге киеренкелекне арттыра, укучы лирик герой белән бергә нәрсәгәдер өметләнә үк башлый. Р.Вәлиев Өметләнә төшү Бераз гына булса да өметләнү Өметләнеп йөрү Күптәннән бирле, бик озак өметләнү. Ана дәртләнеп, өметләнеп, канатланып йөри иде. А.Гыйләҗев. Бәлки, кайтыр дип, малай эченнән күпме генә өметләнеп йөрмәсен, әти кеше алар капкасын ачып кермәде. Р.Мулланурова Өметләнеп калу Өметләнеп тә өмете акланмау. Ымсынып, өметләнеп калганнары үпкәле, кичермидер. Сайлап, кимсетеп калдырдың, дигәннәрдер. Ш.Галиев Өметләнеп китү Кинәт өметләнә башлау. Һәр көн, ишекне ачып, бер кеше килеп керсә, әллә синнән яучы килдеме икән дип өметләнеп китәм. Г.Камал Өметләнеп кую Берара өмет уянып алу. «И-и, яшьләрне аермаска кирәк иде инде» дип уйлап-өметләнеп куйса да, Хәдичә аны-моны дәшмәс булды. К.Тимбикова. Карт сөйләвеннән Миша ул бичараның Тәүгиз булу ихтималына өметләнеп куйды. Г.Ахунов Өметләнеп тору Әлегә өметләнү, күпмедер вакыт өметләнү. Шуңа күрә ул сайлауларны көтәргә булды: ихтимал, шул чакта җәнҗалсыз гына төшеп калырмын дип өметләнеп торды. Ә.Еники. Мал була дип өметләнеп торганда гына... Бар карап торганнары шул башмак иде. Р.Батулла Өметләнеп утыру сөйл. Шактый вакыт өметләнү. Агай сусаган иреннәрен ялмап, нәрсәдер булырына бик өметләнеп утырса да, көткәненә ирешә алмады ---. Х.Ибраһим Өметләнеп яту сөйл. Өметен тормышка ашыру өчен, берни эшләмичә, шактый вакыт өметләнеп көтү |