ӨМЕТЛӘНДЕРҮ ф. 1) Нәрсәнеңдер булуына ышаныч уяту, өмет (1 мәгъ.) барлыкка китерү. Аның артыннан, аксыл нурлары белән өметләндереп, ак таң килә. Г.Ибраһимов. – Тәҗрибәле врачлар кешеләрне өметләндерү турында бик алай юмарт булмыйлар, – диде Фәтхи ---. Ш.Камал. Бер вәгъдә бирде, кешене өметләндерде, инде айный. М.Фәйзи 2) Киләчәктә уңышлар көтәргә мөмкинлек бирү. [Бу ике постановка театрның] киләчәктә күп нәрсә өметләндерә торган яшь, талантлы көчләргә ия булганын күрсәтә. М.Җәлил Өметләндерә бару Торган саен ныграк өметләндерү Өметләндерә башлау Өмет уяту. Урам буйлап бәрелә-сугыла йөри торгач, аның башына бер уй килеп өметләндерә башлаган иде. Г.Бәширов Өметләндерә төшү Бераз өмет уяту Өметләндереп җибәрү Өмет уяту. Бу сүз Гайфулланы нәрсәгәдер өметләндереп җибәрде. Ф.Яруллин. Океан уртасында ике татар, ике якташ очрашу Хәммәтне дә, Гатаны да өметләндереп, канатландырып җибәрде ---. З.Хәким Өметләндереп йөрү Вакытны сузып, һаман өметләндерү. Аның ак чәчәкләр ташып, өметләндереп йөрүе өйләнәм дигән сүз түгел лә. Н.Гыйматдинова Өметләндереп калу Юкка өметләндерү, өметләндереп тә өметен акламау Өметләндереп карау Өметләндерергә тырышу. Шулай да ул Беккины үгетләп, өметләндереп карады; шомланып көтә торгач, инде гасырлар үткәндер кебек тоела башлады, тавышлар исә башка ишетелмәде. М.Твен Өметләндереп килү Күптәннән бирле өметләндерү. Моңа кадәр безнең идарә, аны эшлибез дә моны эшлибез дип, бик күп өметләндереп килде. Т.Гыйззәт Өметләндереп кую Алдан өметләндерү. Бер-ике айга кайтарырлар, дип өметләндереп куйган иде. А.Шамов Өметләндереп тору Һәрдаим өметләндерү. Җанга сары май булып ягылган бу тавыш каядыр якында гына бер почмакка кереп поскан да яшәргә өметләндереп, ымсындырып тора. Н.Хәсәнов. --- һәрдаим камиллеккә омтылуы, өметләндереп һәм киләчәккә чакырып торуы белән гүзәл ләбаса ул шигърият! М.Вәлиев |