ӨМЕТ и. фар. 1) Теләгән нәрсәнең киләчәктә булуына, чынга ашуына ышаныч. Шулай да өмет белән яшәде: бүгенгесе авыр, бүгенгесе кыен, бәлкем, иртәгә бераз җиңеләер. И.Гази. Һәр мәхбүскә ияреп, беренче нәүбәттә, тынчу, кысан камераларга өмет керә. А.Гыйләҗев. Егеттә өмет бар иде әле. А.Хәлим

2) сөйл. Хыял. Шундый якты уйлар, якын өметләр эчендә яшәп, Әминә сугыш елларын уздырып та җибәрде... Г.Минский. Шундый яшерен өмет белән янганда, я? Н.Гыйматдинова. Бу елмаюда бәхет һәм якты өмет үзе яктырган иде. А.Хәлим

3) сөйл. Нинди дә булса уңыш, файда көтелгән нәрсә; ышаныч багланган кеше. Елама син, өметемнең кояшы! Ф.Бурнаш. Минем өметем, минем гомерем, Минем җырым син, Хәят. Ә.Ерикәй

Өмет баглау иск. к. өмет итү. Һәр авырлыкны, һәр җиңелүне шул кораллы күтәрелеш чаралары белән яндырып бетерергә өмет баглыйлар. Г.Ибраһимов. Ул да, күрәсең, борчыла һәм бу разведкага зур өмет баглый иде. А.Шамов. Аның көченнән күп артыкка өмет баглаган иделәр. Ш.Камал. Өмет киселү Ышаныч бетү, өмет бетү, өмет юкка чыгу. Әтиләр белән кире кайтырга да өмет киселми иде. Х.Кәрим. Өмет кисү 1) Берәүнең өметен бетерү. Бу Гитлер субака бөтен өметемне кисте бит. Ә.Айдар; 2) к. өмет өзү. Безнең аучы аудан өмет кисте. Г.Тукай. Матур тормыш, якты көн күрүдән Өметләрен тәмам кискәннәр. М.Гафури. Өмет өзелү Ышаныч бетү, өмет юкка чыгу. Аңарчы, бәлки, күз алдыннан югалып торгач, Кәримнең дә өметләре өзелер. Г.Камал. Ләкин... Бар да юкка булган, Инде өметем өзелде. М.Җәлил. Өзелсә дә җепләр, өзелмәсен безнең өметләр. Ә.Фәйзи. Өмет өзү Нәрсәгә дә булса ышаныч бетү, киләчәктә берәр нәрсәнең булуына ышанмый башлау. Дога кыла, ялварына --- булмый һаман, Бара торгач, өмит өзеп ташлый эшен. М.Гафури. Миңлебаев бу тирәдә юньле эш табудан өмет өзде. Г.Ибраһимов. Соңгы минутына кадәр өметен өзә белми ул. И.Гази. Өмет сузу Булмастайны өмет итү. Өметең сузып, егетем, үз тиңеңнән буш калма. Җыр. Өмет тоту Нәрсәгә дә булса өметләнү, өметләнеп йөрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә