ӨМӘЛӘП рәв. Өмә белән, өмә ясап, өмә оештырып. Һаман-һаман, минәйтәм, өмәләп, күмәкләп, әртилләшебрәк эшләү ягын каералар, дим. Г.Ибраһимов. Кода-кодагый өй тутырып кунак җыйганда дәшәргә ашыкмады, күрше-күлән белән бер-бер эшне өмәләп башкарганда да балта-көрәк күтәреп килеп җитмәде. Р.Рахман |