ӨМӘ и. 1) Аерым хуҗалык яки кеше өчен күмәк көч сорый торган нинди дә булса зур эшне ирекле рәвештә җыелып, бергәләп, түләүсез башкару эше. Бала чагын, егет вакытларын, каз өмәләрен, туйларын, җыеннарын, ярминкәләрен – барысын да кызык итеп, тәмле итеп, көрсенеп һәм юксынып сөйләп утырырга ярата торган иде. Ә.Еники. Бердән, Хафизның уй-тойгылары, икенчедән, авылның печән өмәсе, шул өмәдә Хафизның үз сөйгәне Бибиәсманы ярәшүе һәм соңыннан, өйләнеп, аларның бергә тора башлаулары языла. Г.Нигъмәти. Бу бәлешне, гадәттә, көз көне казлар суйгач, каз өмәсендә пешерәләр. Татар халык ашлары 2) Оешма, учреждение өчен башкарыла торган шундый ук эш. Без моны комсомол җыелышына куйыйк та яшьләр өмәсе оештырырга тәкъдим кертик. Г.Бәширов. Чын-чынлап бер массовый күтәрелешкә әйләнде бу өмә! Г.Гобәй 3) күч. сөйл. Өмәдә катнашучы кешеләр, өмәчеләр |