ӨЛКӘНӘЮ ф. Олыгаю, яше зураю, олы яшьтәге кешегә әйләнү. [Җаббар:] Юкка чабата туздырып йөрүдән файда юк, яшегез өлкәнәйгән, акчагыз юк. Г.Ибраһимов Өлкәнәеп бару Өлкәнәюгә йөз тоту. Өлкәнәеп барган ханым зарлана: – Тигез җирдә абына башладым, әкәмәт. Ш.Галиев Өлкәнәеп бетү Тәмам өлкәнәю. Нәҗип бу! Өлкәнәеп беткәч шәһәргә китеп барды ул. Күптән инде... Бер дә кайтканы булмады... Г.Гыйльманов Өлкәнәеп килү к. өлкәнәя башлау. Инде өлкәнәеп килүенә карамастан, яшьлек елгырлыгын саклаган, заводтагы хатын-кызларның ким дигәндә яртысын мәхәббәт утында яндырган Лукьянов та баштарак сәерсенеп куйган иде ---. М.Маликова Өлкәнәеп китү Вакытның бер аралыгында өлкәнәюе сизелә башлау. Икебез дә азрак буйга калкып, өлкәнәеп киткәнбез. М.Ибраһимов Өлкәнәеп җитү Шактый зур яшькә җитү. Гомер буе кешеләргә акыл саттым, Өлкәнәеп җиткәч кенә акыл таптым ---. Г.Мөхәммәтшин Өлкәнәя бару Әкренләп өлкәнәю. Димәк, өлкәнәя барган, дөньяның төрле якларын күргән, кешеләрнең төрлеләре белән аралашкан кешенең башкаларга әйтер сүзе күп. Т.Миңнуллин. Без өлкәнәя барган саен, бала чагыбызга ешрак әйләнеп карыйбыз. Ф.Яруллин Өлкәнәя башлау Өлкән яшьләргә керү. Өлкәнәя башлагач, уку читенрәк икән ул. Ф.Яруллин. Бу әйтемнең чын мәгънәсен мин бары үсеп җитеп өлкәнәя башлагач кына аңлый һәм ни икәненә төшенә алдым. Т.Кәримов Өлкәнәя төшү Беркадәр өлкәнәю. Инде өлкәнәя төшсә дә, әле эшен куймады. Кирәк чакта үз машинасында оча гына. Ә.Гадел. Тик өлкәнәя төшкәч кенә шигырь кысалары эчендәге ирекнең тәмен-ләззәтен тулысынча тоеп буладыр, мөгаен. Р.Вәлиев |