ӨЛКӘН с. 1. 1) Яше башкаларныкына караганда олырак булган, яше зур булган; башкаларыннан алдарак туган. Карчык, ике өлкән кызының авыр язмышыннан соң, бу төпчеген кемгә дә булса көчләп бирергә бер генә дә уйламый иде. Г.Ибраһимов. Ике ел тимер мич белән торып, өлкән балаларга салкын тидердек... Т.Гыйззәт. Авылдагы өлкән буын шушы заманга яраклашып беткәндә, «сәяхәтче бака» һаман күкләр гизә иде. Н.Гыйматдинова

2) Хәрби званиесе яки эш урыны буенча бүтәннәргә караганда югары булган. Ул хәтта янына килеп баскан өлкән лейтенант Григорьянны да күрми торды. Г.Әпсәләмов. Мин мәшһүр Сеҗе мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшлим, тырышып эшлим. М.Мәһдиев

3) Уку йортын, мәктәпне һ.б. тәмамлау алдында торган; югары класста (курста) укучы. Калын китап күтәргән өлкән ике шәкерт керә. Н.Исәнбәт. Ләкин өлкән курс студентларын алмыйлар, имеш. И.Гази

4) диал. Зур. Хәбәр дөрес: өлкән өйнең артында көмешләнгән иярле сылу айгыр көннең кызулыгыннан, йөрүдән тирләп, башын чайкап тора. Г.Ибраһимов

2. и. мәгъ. 1) Олы яшьтәге кеше. Сигез-тугыз яшьлек малайлар өчен генә түгел, үз заманы, ягъни 1936 елның җәе өчен, бу якларда өлкәннәрнең дә төшенә кермәгән вакыйга иде ул. Р.Мөхәммәдиев. Самими ярату белән, шул ук вакытта өлкәннәргә хөрмәт һәм авыл үсмерләренә генә хас булган тыйнаклык белән өртелгән ул шигырь. Мәдәни җомга. Өлкәннәр көнендә хакимият башлыгы үз кулы белән әбигә мамык шәл бүләк итте. Мәгърифәт

2) Берәр ыругның, кабиләнең, коллективның олы яшьтәге мөхтәрәм кешеләре. Өлкәннәр советы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә