ӨЛКӘ и. 1) Илнең бер өлеше. Поезд Германия белән Франция арасында җәнҗаллы калҗа булган Эльзас – Лотарингия өлкәсенә таба йөгерә. Г.Гали. Теләмиләр немец җәзалаган Өлкәләрдән очып үтәргә. Ф.Кәрим 2) Эре административ-территориаль берәмлек. Аннары, һөҗүмгә күчеп, яңадан Калинин өлкәсен, Белоруссияне үттек һәм Литва җиренә килеп кердек. А.Шамов. Сәйфулла башта Москва өлкәсендәге бер хәрби мәктәптә укыды, мәктәпне бетереп чыккач, Ерак Көнчыгышка озатылган иде ---. Ә.Еники. Мондый сортларны Москва, Горький өлкәләрендә һәм аннан да төньяктагырак өлкәләрдә грунтка чәчеп үстерергә мөмкин. Яшелчәчелек 3) Шул административ-территориаль берәмлекнең үзәге яки андагы җитәкче оешмалар. Ничек булды, Мария Максимовна, нәрсә диләр анда, өлкәдә? Ш.Маннур 4) Белемнәрнең яки эшчәнлекнең аерым бер тармагы, аерым бер юнәлеше. Татар әдәби телен эшләүче бу ике гигант – берсе проза өлкәсендә, икенчесе поэзия өлкәсендә – гомерләренең ахырына кадәр бер-берсе белән ярышып эш алып баралар һәм нәтиҗәдә хәзерге татар әдәби телен барлыкка китерәләр. М.Гали. Шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең җыр-романс өлкәсендәге активлыгы аеруча шушы елларда күтәрелде. М.Җәлил. Ә кызның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләрен, уңышларын сөйләп тә бетерә алмадылар... А.Шамов 5) Нинди дә булса берәр сыйфаты, үзенчәлеге белән аерылып торган район, урын, пространство. Җирнең тропик өлкәсе |