ӨЛЕШЧЕ и. 1) Табында ашамлыкны бүлеп өләшүче кеше (гадәттә, итне). Өлешчегә өч үрдәк, өләшә белмәсәң, берәү дә юк. Мәкаль

2) к. өлештәш. Бигрәк тә Гроссман, Пауль оештырган корыч кою фирмасының бер өлешчесе булып алгач, әсирләр коменданты һәм офицер киеменә киенгән капиталистның нәфесе чамасыз үсте. Н.Дәүли. Чөнки торак салырга дип акча җыеп та, йөкләмәләрен үтәмәгән фирмалар тарафыннан акчасыз да, фатирсыз да калдырылган өлешчеләр турында күп сөйләнелә. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә