ӨЛЕШСЕЗ с. 1. иск. Фәкыйрь, ярлы 2. и. мәгъ. Иң хәлсез, фәкыйрь крестьяннарны эченә алган социаль катлау. Колхоз хәзер ике өлешсезне бәхетле һәм матур тормышлы көр кеше иткән. М.Җәлил ◊ Өлешсез калдыру 1) Кемгә дә булса ашамлык бирми калдыру; гомумән берәр нәрсә бирми калдыру. Үз балаларына ашарга биргәндә, моны өлешсез калдыра икән. Г.Ибраһимов; 2) Нинди дә булса гомуми эшкә катнаштырмау. Өлешсез калу 1) Кемгә дә булса бүтәннәргә бирелгән әйбер бирелмәү; 2) Башкалар белән беррәттән гомуми эшкә катнашмау. Безнең әти белән әни дә өлешсез калмадылар. Г.Әпсәләмов |