ӨЛЕШЛӘ’Ү ф. 1) Нәрсәне дә булса аерым өлешләргә, кисәкләргә бүлү

2) Нинди дә булса ашамлыкны өлешләргә (3 мәгъ.) бүлү, аерым кешеләргә бүлеп бирү. Күрше урамда кооператив бар. Ул ара-тирә, өлешләп икмәк тараткалый. Г.Ибраһимов

Өлешли башлау Өлешләргә керешү

Өлешләп бетерү Өлешкә бүлү эшен тәмамлау

Өлешләп бирү Һәр кешегә өлешләргә, кисәкләргә бүлү

Өлешләп карау Өлешләргә тырышу

Өлешләп кую Алдан ук өлешләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә