ӨЛЕШ и. 1. 1) Нинди дә булса бербөтеннең аерым кисәге. Аның артыннан ук эшкә керешкән пычкычылар, шул тамгаларга карап, бүрәнәне төрле зурлыктагы өлешләргә кисәләр. Г.Әпсәләмов. Ул юлның күп өлешен абаланып кайтканга арыган, мышкылдаган һәм нәрсәдәндер бераз каушаган иде. А.Шамов

2) Барлык халыктан аерым бер билгесе белән аерылып торган кешеләр төркеме, группасы. Эшчеләрнең күп өлеше винтовкага ябышып партизан сугышчыларга әвереләләр, чиксез батырлыклар күрсәтәләр һәм байтак кына кыйммәтле корбаннар бирәләр. Ш.Камал. Бу сүзне ишетүгә, солдатларның бер өлеше, штыкларын ялтыратып, Болак буенча элекке постоялый двор йортындагы лазаретка йөгердеәр. К.Нәҗми. Халыкның артта калган күпчелек өлеше, байлар, куштаннар һәм муллалар коткысына бирелеп, яшьләрне хөкем итә. М.Җәлил

3) Кем өчендер билгеләп, атап куелган ашамлык яки эчемлек. Анасы аштан кайтса, өлешнең зурын, тәмлесен калдырсын. Г.Ибраһимов. Ул үз өлешенең дә яртысын Маратның учына төртте һәм энесен ике куллап кочып алды. Г.Гобәй. Абыйсының өлеше һаман күз алдында, күңелне кытыклап тора. Д.Аппакова

4) Ризыктан бер кешегә бер ашарлык итеп бүлеп бирелгән ашамлык микъдары; порция. Тәбәнәк бәлешне юка бәлеш диләр, аны өлешләргә бүлеп, кеше саен өлеш тәлинкәләрендә бирәләр. Татар халык ашлары

5) Кем өчен дә булса тормыш шартлары китереп чыгарган хәл; язмыш. Ләкин бу ‒ Рәүфә өлешенә төшкән хезмәт, ул аннан котыла алмый. А.Шамов. Укы, улым, дидем, безнең өлешкә эләкмәгән бәхет сезгә эләкте, дидем, тик, дидем, кара аны, укыган саен белемең дә, аңың да үссен: тәрбияләп үстергән ата-анаңны, туган халкыңны онытма, дидем. Г.Минский. Читләр, ятлар, усаллар Өлешемә кермәсен. В.Хәйруллина

6) Уртак бер эшкә катнашучылар тарафыннан кертелгән акча яки хезмәт; пай. Өлеше барның өмете бар. Мәкаль. Гүзәл сарай төзүдә өлеш кертергә чыкты зур юлга. З.Мансур

7) Бердәй яки бериш нәрсәләрнең билгеле бер микъдары, билгеле бер микъдардагы состав кисәге. Дүрттән өч өлешен чәчтек инде, Җәүдәт абый. Г.Бәширов. Бу почмакка элекке Ковно губернасы, Сувалки губернасының биш өязе, Вильно губернасының бер өлеше һәм Мемель округы керәләр икән. Г.Гобәй. Аның сәхнә әсәрләренең күп өлешен комедияләр, аннан соң драма һәм пьесалар алып тора. М.Гали

8) Берәр әсәрнең композицион яктан бербөтен булган бүлеге. Хикәянең актыккы өлешен тыңлаган чагында, Фәтхинең күзләре өстәл кырыеның бер ноктасына текәлгән, маңгай тиреләре җыерчыкланган һәм күңеленнән авыр тойгылар кичергәнлеге сизелеп тора иде. Г.Ибраһимов. Хәзрәт «Бәкара» сүрәсеннән «Аятелкөрси»не, мөхтәсиб исә үзе белгән «Ясин» сүрәсенең башлам өлешен укыды. А.Хәлим

9) мат. Бер зурлыкны икенче зурлыкка бүлүдән килеп чыккан нәтиҗә. Сумманы нинди дә булса санга бүлү өчен, һәр кушылучыны аерым-аерым бу санга бүлү һәм чыккан өлешләрне кушу җитә. Арифметика

2. рәв. мәгъ. Мәртәбә, тапкыр. Мондый баланың булганыннан булмаганы мең өлеш артык. Г.Камал. Без бу җәйдә иген уңышын Күтәрербез өч өлеш. М.Җәлил. Чәчәкнең хуш исе дә, аның бизәкләре белән төсе дә, моңарчы күргәннәр белән чагыштырганда, мең өлеш нәфисрәк! Г.Бәширов

Өлеш алу 1) иск. Ишаннардан фатиха яки сабак алу; 2) Керәшеннәрдә чукындыру вакытында савыттан шәраб сеңдерелгән ак икмәк кисәкләрен алып кабу йоласын башкару, шул йолада катнашу. Өлешкә керү 1) Бер эшкә уртак буларак катнашу. Өлешкә кереп, йорт, фатир төзүгә кагылышлы «долевое строительство», бигрәк тә «дольщик» дигән сүзләр телебезгә ныклап кереп урнашты. Мәдәни җомга; 2) Башка берәүгә тиеш булган өлешне үзләштерү. Өлешенә тию 1) к. өлеш тию; 2) Насыйп булу, туры килү. Өлеш тию к. өлеш чыгу. Өлеш чыгару Нәрсәнең дә булса берәр кисәген, өлешен бүлеп бирү. Һәрбер уразада бер-ике баласының фитырыннан моңа да өлеш чыгара икән. Г.Ибраһимов. Сиңа да шул арада бик нык шаукым тияргә, һәм миңа да бераз өлеш чыгарга мөмкин. Ш.Камал. Әнә Сөембикә сеңелкәш үзенең яшелчә бакчасыннан һәр көз диярлек безгә өлеш чыгарып килә. Ә.Еники. Өлеш чыгу 1) Берәр нәрсәнең кемгә дә булса бер кисәге, өлеше бүлеп бирелү. Марат килгәч, аңар да өлеш чыкты. Г.Гобәй. Дусларга да өлеш чыкты. Ә.Айдар; 2) Гомуми бер эштән нинди дә булса эш бүлеп бирелү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә