ӨЛЕНГЕ и. 1) иск. Үрнәк. Язу язган егетләргә бүгенге язу үлчәр өчен булсын өленге. Дәрдемәнд 2) Зур гына тукыма кисәге. Байрак өленгесе 3) Йөзне каплый торган челтәр яки юка тукыма. Элек, хатын-кызлар кунакка-фәләнгә барганда, өленге кору бар иде. Җ.Вәлиди 4) Мунчада гаүрәтне яшерер өчен бәйләп куела тукыма кисәге, озын сөлге. Беркөн бер мәҗнүн өленгесез вә пәрдәсез хәммамга кермеш. К.Насыйри 5) диал. Туым-җитем, үлем-китем булганда тәрәзәләргә эленә торган пәрдә; гомумән пәрдә. Ул инде тәрәзәнең өленгесен беразга күтәреп яисә читен генә ачып, бер күзе белән генә, чак кына карар. Г.Толымбай. Шактый вакыттан соң гына сукыр лампа кабыздылар булса кирәк, соры төстәге өленге белән капланган тәрәзәдә тонык кына яктылык күренеп китте. А.Фәлах |