ӨЛГЕРҮ ф. 1) Нәрсәне дә булса үз вакытында эшләргә җитешү, башкарып чыгу. Бүген без ул кадәр курыкмыйбыз, чөнки таң алдыннан майор Ильин безгә күп итеп гранаталар һәм сыекчалы бутылкалар китереп өлгерде. И.Гази. Акылга тулы түгел ир «себерке»не урталай сындырырга өлгермәде. Н.Гыйматдинова. Без коймак белән мәйләгән-чәйләгән арада, ул җиңгине юатырга да өлгерде. Ә.Айдар

2) Кая да булса билгеле бер вакытка барып җитү, килеп җитү. Бүген пароходка өлгермәм дип котым оча. Г.Ибраһимов. Бодай салып барадыр иде дә, кичке базарга өлгермим, дип ашыгып тора. М.Фәйзи. Кичә поездга өлгермәдем. Р.Ишморат

3) Үсеп утырган игеннәр, яшелчә, җиләк-җимеш турында: ашарлык хәлгә килү. Элекке кебек җырлап-җырлап урак урасы, --- шунда эшләп аргач, күләгәдә утырып, әле яңа гына өлгергән бәрәңгеләр ашыйсы килә. Г.Ибраһимов. Менә бер вакыт урманны яшел үлән каплый, кырмыска оясы җанлана, саз җиләкләре булган кара бөрлегән, күкҗиләк, морошка өлгерә. Хайваннар турында очерклар. Яз утыртылган сарымсак бераз соңрак, август ахырында – сентябрь башында өлгерә. Яшелчәчелек

4) Пешеп яки кайнап торган ризык ашау-эчү өчен әзер хәлгә килү. Алай булса, тәкъсир, чәй өлгергәнче карта уйный торабызмы? Ф.Әмирхан. Әйдә, чәй өлгерде, эчеп алыйк. Т.Гыйззәт. Менә Хәлим ашның өлгерүе турында хәбәр итте. Г.Гобәй

5) Әзер булу, эшләнеп бетү, куллану, файдалану өчен әзер хәлгә килү. Әгәр безнең элекке технорукны Мәскәүгә алмаган булсалар, безнең план точь-в-точь үз вакытында өлгергән булыр иде. Ш.Камал. Ызба өлгерү белән, башка хәсрәт төште әле монда, әти. Ф.Бурнаш. [Нәгыймә] дару өлгергәндер дип сискәнеп китте дә сикереп урыныннан кузгалды. Г.Ибраһимов

6) Әчетү, әзерләү процессында кирәкле сыйфатны алу. Бал өлгерү. Камыр өлгерү

7) Дәресләрне тиешенчә үзләштереп бару, уңышлы уку. Калган фәннәргә ничек йөри Нуриев, өлгерәме, укыймы? Р.Батулла. Математикадан өлгерү. Барлык предметлардан да өлгерү

8) Кайбер хәл фигыльләрдән соң килеп, анда белдерелгән мәгънәгә, үзенчәлекле сыйфатка ия булуын яисә эш-хәрәкәтнең билгеле бер вакыт эчендә тулысынча башкарылуын, үтәлүен белдерә. Мин киенеп, юынып алганчы, карчык та әзерләнеп өлгергән иде инде. Г.Минский. Ләкин шунда Сәфәр Габдулланы күреп дәшеп өлгерде. Ә.Фәйзи. Журналистлар аның бу әйберләрне Вахитов урамындагы трамвай боҗрасы тирәсендә табуын гына белешеп өлгерәләр. Н.Вахитов

9) күч. Аң-белем ягыннан, рухи яктан югары үсеш алу, камил хәлгә җитү; үсешнең югары дәрәҗәсенә җитү. Синең көндәлек эшең ‒ уку, белем алу, техника белән коралланган совет кешесе булып өлгерү. А.Әхмәт. Ул тиешле тәрбия һәм белем алып, шәхес буларак өлгереп, ил йөкләрен иңнәрендә күтәрердәй гражданин булып җитешергә тиеш. Кызыл таң

Өлгерә бару Бер-бер артлы өлгерү

Өлгерә башлау Өлгерү алдында тору

Өлгерә төшү Бераз өлгерү; тагын да өлгерү

Өлгереп җитү Тәмам өлгерү. Ромен октябрь башында өлгереп җитә. Яшелчәчелек. Әгәр дә сатып алынган балда мондый үзенчәлекләр күзәтелми икән, ул аның өлгереп җитмәгәнлеге хакында сөйли. Ватаным Татарстан

Өлгереп калу Берәр эш-хәлгә кадәр өлгерү

Өлгереп тору Бер-бер артлы өлгерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә