ӨЛГЕРТҮ ф. 1) Билгеле бер вакытка ясап, эшләп җитештерү, хәзерләп җиткерү. Бер-ике атна тыныч, ирекле иҗат эше булса, мин бер унлап әсәрне өлгертеп тапшыра алам. М.Җәлил. Булмый, апа җаным, ике көнсез өлгертә алмыйм. Р.Ишморат. Кияү егете «Максим»ны төзәттереп алдык бит, туйга өлгертергә дип чабабыз. Г.Бәширов

2) Билгеле бер вакытта төзеп бетерү, салып бетерү. Тәвәккәлләп тотынганда әллә кая китми, бер җәйдә өлгертеп була [өйне]. Ә.Еники. Яңа өебезнең арткы ягын өлгертеп, кышны исән-сау чыктык. Татарстан яшьләре

3) Ашау-эчү өчен әзер хәлгә китерү. Гөлҗамал, иртәнге чәйгә кайнар сумса өлгертеп, бераз вакыт кухняда савыт-саба рәтләү, камыр әчетеп кую шикелле эшләр белән маташты. Ш.Камал. [Фәрхия:] Ашап-эчеп китәр идең, Нурия килен, хәзер аш өлгертәм. Р.Ишморат. Әйе, мин дә аш өлгертеп кенә чыккан идем, әйдә. Г.Бәширов

4) Кая да булса тиешле вакытына алып барып җиткерү. Кичке пассажирскийга өлгертик. Г.Гобәй

Өлгертә бару Һәрберсен бер-бер артлы өлгертү

Өлгертеп бетерү Билгеле бер вакыт эчендә эшләп, ясап, эшне тәмамлау

Өлгертеп бирү Кирәкле вакытына әзерләп өлгертү. Хәбәрне сәгать өчкә өлгертеп бирергә кирәк. Г.Минский

Өлгертеп җиткерү Билгеле вакытка эшләп өлгертү

Өлгертеп кую Алдан ук эшләп өлгертү. «Мәхәббәтсез апа, ник мин кайтуга ашны өлгертеп куймадың?» – ди. Ф.Әмирхан

Өлгертеп тору Тоткарлыксыз вакытына өлгертү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә