ӨЛГЕРЛЕК и. Өлгер булу, уңганлык, җитезлек. Әмма монда инспектор Усманов өлгерлек күрсәтте. Ф.Галиев. Үзенә күрә бу ‒ бик мәшәкатьле эш, бик күп вакыт һәм өлгерлек, җитезлек таләп итә торган эш иде. Ш.Еникеев. Аларның төгәллекләренә, өлгерлекләренә исем китә. Татарстан яшьләре |