ӨЛГЕРЕШЛЕЛЕК и. 1) к. өлгереш (1 мәгъ.). --- «бишле капчыгы»ның үзенең өлгерешлелек күрсәткеченә артык игътибары да, үз эченә йомык малайның башка укучылар белән үзара мөнәсәбәте дә, аның компьютер уеннары белән мавыгуы да җентекләп тикшерүгә мохтаҗ. Шәһри Казан 2) к. өлгереш (2 мәгъ.). Бер-берсеннән тиз өлгерешлелеге һәм озак саклау мөмкинлеге, чи һәм тозланган хәлдә куллануга яраклы булулары белән аерыла торган ак һәм кызыл башлы кәбестәнең бик күп сортлары бар. Биология |