ӨЛГЕРЕШ и. 1) Укучыларның белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсе. Бер кашык дегет бер мичкә балны боза дигәндәй, мәктәпнең өлгереш күрсәткечен түбәнәйтмик. Н.Акмал. Кайвакытларда ата-аналар балаларының укуда өлгереше начар булуын, аларның, имештер, сәләт ягы йомшаклыктан килә, дип аңлатмакчы булалар. Чынлыкта исә балаларның өлгереше түбән булу, гадәттә, аларда эшләү сәләте булмаудан, эшли белмәүдән килә. Йорт эшләре

2) Өлгерү дәрәҗәсе, пешү дәрәҗәсе (иген, яшелчә, җимешләр тур.). Министр бодай басуына кереп, бөртеклеләрнең өлгерешен карады. Зәй офыклары. Иген өлгерешенә карап, хуҗалыклар акрынлап уракка кереп бара. Саба таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә